Саба таннары
Иконка канала Саба таннары

Саба таннары

21 подписчик

12просмотров

25 нче февраль көнне Саба урта мәктәбендә "Сәйяр"театр фестивале уздырылды. Тимершык урта мәктәбе театр коллективы-5нче сыйныф укучылары 2 нче урынны алдылар.Рабит Батулланың "Су анасы" әсәрен сәхнәләштерделәр, бик матур уйнадылар. Җитәкчеләре: Илсинэ Илдус кызы. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Әфәрин! #Татмедиа #Сабатаңнары

10просмотров

Шәмәрдән халкы тагын бер батыр улы, Илшат Йосыпов белән хушлашты. Батыр солдатның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр! #Сабатаңнары #Татмедиа

6просмотров

Түбән Утар авылы хатын-кызлары җитлекмичә туган нарасыйларга киемнәр бәйли. Әлеге изге эшкә районыбызда 2021 елда “Хәят” оешмасы тарафыннан нигез салына. Беренче партия киемнәрне 50 хуҗалыклы Түбән Утар авылыннан 42 кеше бәйли. Мондый киемне бөтен җептән дә бәйләргә ярамый, дөрес эшкәртелгән 100 процент йон гына кулланыла. Җитлекми туган һәм авырлыгы бик кечкенә булган балаларга йон кием кидерәләр. Йон кадый торган булганга, бала хәрәкәтләнә, сулыш алырга онытмый, шулай ук бу үзенә күрә массаж да була. Алар балаларны җылытып кына калмый, үсешенә дә уңай йогынты ясый. 🔹Бу көннәрдә әлеге изге эштә катнашучыларга “Татарстан хатын-кызлары” республика иҗтимагый оешмасының Саба бүлегеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. 👼171 жилет, 176 шапка, 131 кием носки Казанның перинаталь үзәгенә китте.

10просмотров

Шәмәрдәндә яшәүче махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашыбыз Рафаэль Емельянов белән 23 февраль көнне хушлаштылар.... Рафаэль Марат улы (01.07.1972) махсус хәрби операциягә контракт нигезендә китә. 7 февраль көнне Украина җирендә геройларча һәлак булуы турында хәбәр алына. #Татмедиа #Сабатаңнары

8просмотров

🥮🥧Татар халкы бик борынгыдан аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Байлар Сабасында урнашкан🍥 "Милли аш" оешмасы цехында эшләүче Гөлнар Әшериева да үз эшен җиренә җиткереп эшли. Бүгенге шәхес һәм "Милли аш" коллективы турында тулырак видеоязмадан таныша аласыз. #Татмедиа #Сабатаңнары

9просмотров

💥«Ир-егетләр Ватан сагында»💥 конкурсының җиңүчеләре билгеле... Билгеле булганча,  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  подписчикларыбыз арасында яңа фото-видеобәйге игълан ителеп, җиңүчеләрне билгеләдек. Җиңүчеләребез арасында 2️⃣1️⃣ саны белән "Мәңгелек батыр!" номинациясендә катнашкан Байлар Сабасыннан Айгөл Фазлияхмәтова да бар. Җиңүчебез Айгөлнең сөйләве буенча, Альберт нәкъ менә шул көнне "Батырлык" медале белән бүләкләнә. 📹Тулырак видеоязмада таныша аласыз⬆️ #Сабатаңнары #Татмедиа

7просмотров

1️⃣1️⃣ февраль көнне 2025 ел дәвамында Саба урман хуҗалыгында башкарылган эшкә хисап ясадылар 🌳🌲Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба урманчылары алдынгылары слетында катнашты. Алдынгылар арасында Урман хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар фидәкарь хезмәт иткәне һәм урман байлыкларын арттыруда зур өлеш керткәне өчен " Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесы кран машинасы йөртүчесе Николаев Руслан Олегович Татарстан урман хуҗалыгы Министырлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнә. 📹Тулырак видеомизгелләрдә... #Сабатаңнары #Татмедиа