Shorts
- Пушкин паркы - Мөслимдә төзекләндерелгән иң беренче парк. Хөкүмәт программасы ярдәмендә әлеге парк 2025 елда яңартыла башлады. Быел да биредә күләмле эшләр башкарылды. Киләсе елда парк тулысынча яңартылып бетәчәк. Аннан соң "Курай" паркы да төзекләндерелер дип көтелә. Паркта балалар өчен өчен бик күп уен җиһазлары урнаштырылган. Аның балалар бакчасына якын булуы тагын да уңайлы. "Карлыгач" хезмәткәрләре биредә һәрдаим тәртип булдыруда зур өлеш кертә. Паркны "Мост" җәмгыяте төзекләндерде. Гөлназ Җәлилова видеосы.
- Юллардагы иминлек өчен һәрберебез җаваплы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү шоферлардан да, җәяүлеләрдән дә ареуча игътибар таләп итә. Бу көннәрдә ДАИ инспекторлары юлларда көчәйтелгән режимда эшләде. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеороликта.
- "Исламов" хуҗалыгы районда беренче булып уракка төште. Бүген инде ул көзге культураларны җыеп төгәлләү алдында. 📸 Динар Нуретдинов, Фәридә Гайнетдинова, Наилә Нәбиева видеосы. #Татмедиа
- Югары Табын авылында юлларга асфальт җәелде. Бу авыл халкы өчен зур вакыйгага әверелде. Тулырак - Динар Нуретдинов, Фәридә Гайнетдинова, Наилә Нәбиева репортажында. #Татмедиа
- Тулырак - Динар Нуретдинов, Фәридә Гайнетдинова, Наилә Нәбиева видеосында.
- Мөслим гимназиясе укучысы Әмир Дәүләтшин математика һәм физика фәннәреннән имтиханнарын йөзәр баллга тапшырды. Уңыш серен Әмир даими һәм системалы белем алуда күрә. Математикага гашыйк егет киләчәген программист һөнәре белән бәйләргә тели. Тулырак - Динар Нуретдинов, Гөлназ Җәлилова, Наилә Нәбиева видеосында. #Татмедиа
- Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныфын тәмамлаган, химия фәненнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган Ранис Гайсин уңыш сере белән бүлешә. Тулырак - Динар Нуретдинов, Гөлназ Җәлилова, Наилә Нәбиева видеосында. #Татмедиа
- "Дөрес" карбыз сайлыйбыз. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосында. #Татмедиа
- 7 июльдә Роза һәм Илгиз Низамовларның бергә тормыш коруларына 60 ел тулды. Ил өчен истәлекле датада аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды. Мөслимнең "Бәхет" скверында узган чарада районыбыз аксакаллары яшьләргә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык төшенчәләре турында сөйләде. Тулырак - Гөлназ Җәлилова видеосында.
- Мөслимлеләрнең сәламәтлеген кайгырту мәсьәләсе һәрвакыт район җитәкчелеге игътибарында. Бу юнәлештә җирлегебездә эшләүче иганәче-җитәкчеләр дә даими ярдәм күрсәтәләр. Һәр ел саен шундый иганәчеләр ярдәме белән үзәк хастаханәгә төрле кирәкле җиһазлар алына. Аларның авыруларга хезмәт күрсәтүен тәэмин итү дә җитәкчелекнең игътибар үзәгендә. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов - шундый иганәчеләрнең берсе. Ул ел саен район үзәк хастаханәсенә яңа җиһазлар алып бирә. Агымдагы елда да ул гомуми суммасы 1 миллион 500 мең сумнан артып киткән яңа җиһазлар алып биргән. Тулырак - Динар Нуретдинов, Фәридә Гайнетдинова, Наилә Нәбиева видеосында. #татмедиа
- “Дуслык” мәктәп яны лагерена 100 бала йөри. Дүрт отрядта 8 пионер-вожатый көнне иртәнге гимнастикадан башлый. Балалар белән көн дә кызыклы чаралар үткәрелә. Алар арасында бәйге-конкурслар, әкиятләр дөньясы, тапкырлар бәйгесе, спорт уеннары да, “Күңелле балачак” флешмобы да бар. Тулырак Лилия Шәймиева, Динар Нуретдинов һәм Наилә Нәбиева видеосында.
- Руль артында – ышаныч, осталык һәм җаваплылык. Әмма бүген аларга нәфислек, җитезлек һәм иҗади караш та өстәлә. «Автоледи» бәйгесе – автомобиль йөртү осталыгын гына түгел, ә юлда йөрү культурасын, тапкырлыкны һәм үз-үзеңне күрсәтә белүне дә ачыклый торган матур ярыш. Катнашучылар нинди сынаулар аша узды? Бу хакта – Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеороликта. #Татмедиа
- 15 июньнән Мөслим гимназиясендә һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә "Видимо-невидимо" исемле проект вәкилләре эшли. Казан, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән иҗатчылар укучылар белән яңа театраль эскизлар эшлиләр. Бүген Мөслимдә әлеге проект буенча дөньяга туган ике премьера була: Мөслим урта мәктәбе укучылары кинотеатрда "ЧитКод"ны куйса, гимназиялеләр "Ерак Мөслим"не күрсәтәчәк. 26-28 июнь көннәрендә проектта катнашучы балаларны Казан шәһәрендә кызыклы программа көтә. Тулырак - Гөлназ Җәлилова видеосында. #Татмедиа
- Мемориаль комплекста Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелде. Онытырга хакыбыз юк! Римма Афзалова видеосы.
- Шагыйрә Лилия Садриева Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан үткәрелгән митингта катнашты һәм сугышта һәлак булган бабаларын искә алып, үзенең шигырьләрен укыды. Римма Афзалова видеосы. #Татмедиа
- Әйе, әйе, Мөслим гимназиясендә эшләүче "Балачак" мәктәп яны лагерена йөрүче балалар бүген редакциягә экскурсиягә килде. 80 бала коллектив эшчәнлеге белән танышты, кайберләре үзләрен диктор буларак та сынап карады. Без ышанабыз: бу балаларның кайберләре, һичшиксез, без сайлаган кызыклы һөнәр юлыннан китәр. Тулырак - Гөлназ Җәлилова әзерләгән видероликта. #Татмедиа
- Россия көненә багышланган велойөрештә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы Әлфия Галиуллина иң өлкән катнашучы буларак бүләкләнде. Тулырак - Римма Афзалова видеосында.
- Балаларны яклау көне уңаеннан Түбән Табын интернат-мәктәбендә бәйрәм чарасы ел да үзенчәлекле бүләкләргә була. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосында.
- Кайбер нәселләрнең тарихы китапларда языла. Ә кайберләрендә ул көрәш келәмендә дәвам итә... Сәетгалиевлар өчен көрәш – спорт кына түгел, ул буыннан-буынга күчкән рух, ныклык һәм горурлык мирасы. Айнур Сәетгалиев - көрәшчеләр нәселеннән. Аның белән бергә абыйсы Илнар да, энесе Илдар да үз исемнәрен келәмдә таныткан. Бүген исә вакыт яңа сәхифә ача. Аталар юлын дәвам итеп, Сәетгалиевларның уллары да көчләрен келәмдә сыный. Кан белән күчкән ихтыяр көче, йөрәктәге дәрт һәм җиңүгә омтылыш яңадан келәмгә чыга. Бу – бер гаилә тарихы гына түгел. Бу – дәвамчанлык, традиция һәм көрәш рухы турында тарих. Римма Афзалова видеосы. #Татмедиа
