Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина, җаваплы вазифада булуына карамастан, балачактагы хыялларын тормышка ашырып яши.
Мәктәптә укыганда биология дәресләрен бик ярата ул. Филологик белеме, тыгыз эш графигы аңа ишегалдында - чәчәкләр, бакча тутырып - алмагачлар, өйдә ят гөлләр үстерергә бер дә комачауламый.
"Мөслим-информ"га ул Бенджамин фикуслары белән матурлык тудыру тәҗрибәсе турында сөйләде.
Гөлназ Җәлилова видеосы.
#Татмедиа
Хезмәттәшебез Гөлназ Җәлиловага хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов хәрби госпитальләрдән Рәхмәт хатлары һәм "Волонтерлар хәрәкәтенең актив катнашучысы" күкрәк билгесе тапшырды.
Җәлиловлар һәм Солтановлар гаиләсе ел дәвамында хәрби госпитальләргә һәм алгы сызыктагы егетләргә ярдәм оештыра. Мондый бүләкләр апрель анда Фәриха Солтановага да бирелде.
Римма Афзалова видеосы.
#Татмедиа
Мөслим урта мәктәбендә яңа һәм илһамландыргыч проектка старт бирелде! «Чемпион белән зарядка» — укучылар өчен гади физик күнегүләр генә түгел, ә чын мотивация, көч һәм җиңү рухы чыганагы. Кем ул чемпион? Ул балаларга нинди үрнәк күрсәтә? Һәм ни өчен бу проект инде бүген үк зур вакыйгага әйләнде? Бу хакта тулырак — Динар Нуретдинов, Гөлназ Җәлилова, Наилә Нәбиева сюжетында.
Роза апа – Мәлләтамак авылы кызы. Хәзер ул Мөслимдә яши. Җиңү бәйрәмен ел да дулкынланып, сөенеп каршы ала.
– Мин 1945нче елның 6 маенда дөньяга аваз салганмын. Әткәй сугыштан, яраланып, протез аяк белән кайткан. Яуда тәненә кереп калган пуля белән белән озак еллар яшәп, 84 яшендә бакыйлыкка күчте. Әткәй дә, әнкәй дә сугыш турында сөйләргә яратмадылар, бу хакта сораганны да өнәмиләр иде, – дип искә ала Роза апа.
Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеода.
Мөслим районы мөхтәсибәте "Минем яраткан мәчет" исемле иҗади эшләр бәйгесе үткәрде. Бәйгедә катнашу өчен, "Мөслим" мәчетенең макетын яки үзең яраткан мәчетнең рәсемен ясарга кирәк иде. Корбан гаете уңаеннан узган гаилә бәйрәмендә бәйгенең җиңүчеләре бүләкләнде. Иң яхшы макет Мөслим авылыннан Илшат Ибраһимовныкы булды. Рәсемнәр бәйгесендә Иске Карамалыдан 12 яшьлек Исламия Хаматуллина җиңү яулады.
Тулырак - Римма Афзалова әзерләгән видеода.
Техник киндер эшкәртүче заманча завод эшчәнлеге белән танышабыз.
Предприятие авыл хуҗалыгы чималын тирәнтен эшкәртү юнәлешендә эшли. Биредә техник киндердән экологик яктан чиста һәм төрле тармакларда кулланыла торган продукция җитештерелә. Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеода.
Тулырак: Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеода.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы быел Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьрлеге елы кысаларында уза. Бөек Җиңүнең 81 нче язын каршы алырга санаулы гына көннәр калып килә. Шул уңайдан һәр җирдә 9 Май – Җиңү көненә әзерлек эшләре бара.
Тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеороликта.
Чисталык икеайлыгында оешма-предприятиеләр генә түгел, шәхси ихатада гомер итүчеләр дә, күпфатирлы йортта яшәүчеләр дә үзләре яшәгән территорияне тәртипкә китерә. Мөслимнән Дәминовлар гаиләсе ел әйләнәсендә чисталык һәм матурлык сагында тора. Теманың дәвамы – алдагы Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева әзерләгән видеороликта.
1 апрельдән ашыгыч ярдәм чакыруның бердәм номеры гамәлгә керде. Ашыгыч медицина ярдәменә барлык чакырулар бары тик кыска телефон номеры – 103 буенча гына кабул ителә. Бу хакта тулырак - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеоролигында. #Татмедиа #видеоистории
Мөслим туган якны өйрәнү музеенда ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу Туйчинаның шәхси күргәзмәсе эшләде.
Видео - Динар Нуретдинов, Гөлназ Җәлилова, Наилә Нәбиева.
"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге төрле сәләте булган балаларга киң мөмкинлекләр ача. Илья Лошкарев биредә роботларны "өйрәтә". Аның инде бик күп бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе бар.
Тулырак - Динар Нуретдинов, Гөлназ Җәлилова, Наилә Нәбиева видеосында.
Яшел Мөслим: теплицада эш кайный
"Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыяте хезмәткәрләре быел да Мөслимне гөлчәчәкле бакча итәргә уйлый. Аларның тырыш хезмәте турында тулырак - безнең видеода.
Авторлар - Лилия Шәймиева, Динар Нуретдинов, Наилә Нәбиева.
Олы Чакмак авылында яшәүче Гариповлар гаиләсе милли гореф-гадәтләребезне саклап яши. Гаилә кул эшләренә дә оста.
Автор - Римма Афзалова.
Вәрәшбаш авылында гомер кичерүче Нәхия Шәйхетдинованың кул эшләре күз явын алырлык матур. Яшь чакларын искә алып, бүген дә мендәр тышлыклары чигә, чәчәкләр, урын-җир япмалары, урындык өслекләре бәйли ул. Бу һөнәргә улларын да өйрәткән Нәхия апа. Тулырак - безнең видеода. Авторлар - Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева. #Татмедиа
