Журнал "Магариф"
Иконка канала Журнал "Магариф"

Журнал "Магариф"

1 подписчик

8просмотров

«Ел укытучысы» һәм  Бөтенроссия туган  тел укытучылары бәйгеләре  җиңүчесе, Казандагы  146 нчы лицейның татар  һәм инглиз телләре  укытучысы Айсылу Мөхммәтова мәктәптә туган телне укыту тәҗрибәсе белән уртаклашты. @magarifgaile

2просмотра

📍Киләсе тукталыш – Габдулла Тукай музее. Агач бина ике каттан тора: биредә заллар ясалма фәһем ярдәмендә баетылып эшләнгән. Яңартылган музейда булганыгыз бармы әле?🥹 @magarifgaile

3просмотра

🌳 Киләсе локация – Кушлавыч! Биредә Тукаевлар гаиләсе музей-йорты урнашкан. Ул бөек шагыйрьнең әти-әнисе йорты, аның эчке дөньясы хакында... @magarifgaile

1просмотр

📚 Казанның 125 нче номерлы гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Антон Львов инглиз теленә карата мөнәсәбәте вакыт узу белән үзгәрүен сөйли. Аның сүзләренә караганда, башта ул бу фәнне яратмаган, әмма үсә төшкәч, инглиз теленең әһәмиятен аңлап, аны тирәнтен өйрәнә башлаган. Киләчәктә Антон тормышын IT өлкәсе, цифрлы куркынычсызлык яки тәрҗемә эше белән бәйләргә тели. Аның фикеренчә, тәрҗемәчеләргә ихтыяҗ беркайчан да бетмәячәк. – Заманча технологияләр тәрҗемәдә кешене тулысынча алыштыра алмый. Чөнки биредә сөйләм үзенчәлекләре, интонация, мәгънә төсмерләре зур роль уйный, – ди ул. @magarifgaile

3просмотра

📚 Казан шәһәре Совет районының 187 нче номерлы күппрофильле лицее 11 «Б» сыйныфы укучысы Екатерина Ильина инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханына җитди әзерләнгән. Ул ике ел дәвамында укытучы белән дә, онлайн-мәктәптә дә шөгыльләнгән. Киләчәктә Екатерина үзен дипломат яки тәрҗемәче буларак күрә. Укучы сүзләренчә, инглиз теленә кызыксыну яңа мәктәпкә күчкәч барлыкка килгән. @magarifgaile

3просмотра

«Тату гаилә – оҗмах түре» 🌷 «Гаилә һәм мәктәп» яңа үзенчәлекле гаиләләр белән таныштыра. Июнь санында сезне татарның танылган рәссам-каллиграфы Гөлназ һәм аның ире бизнес-аналитик Фәнил Гатиатуллиннар гаиләсе турында эксклюзив материал көтә. @magarifgaile

6просмотров

«Мәгариф. Татар теле» электрон журналы тышлыгы герое – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов 🔥 Галим белән тел, әдәбият хакында да сөйләштек. @magarifgaile

2просмотра

📎Рәссам-каллиграф, тәзхиб остасы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бакый Урманче премиясе лауреаты Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина тату гаилә серләрен ача.