Тукай белән очрашу-2
Арча районы Кушлавыч авылы, Тукаевлар музей-йорты. Икенче өлеш.
Видео: Лилия Гәрәева.
#Тукай_140 #Татмедиа
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, «Сөембикә» журналы «Тукай белән очрашу» дип аталган видео-цикл тәкъдим итә. Бүген Кушлавычта – шагыйрьнең туган туфрагында беренче очрашу.
#Тукай-140 #ТАТМЕДИА
Лилия Гәрәева видеосы
Без кечкенәдән җырлап үскән Тукайның «Пар ат» җыры оригиналда башкачарак.
Галим, Татарстанның халык артисты Идрис Газиев Тукай чорындагы граммофон язмаларына багышланган лекциясен укыды. Тукайның кырыкка якын әсәре язмаларда саклана. Шул исәптән, Камил Мотыйгый башкаруындагы «Пар ат»та.
Видео: Чулпан Галиәхмәтова
#Тукай_140
Г. Камал театрының универсаль залында «Апуш» балалар театры студиясе Тукай иҗатына багышланган «Унөч» спектаклен тәкъдим итте.
Кеше бакыйлыкка күчкәч, аның җаны күбәләк яисә кош булып очып кайта диләр... Сез моңа ышанасызмы? Винера Ганеева тормыш иптәше Камил арабыздан киткәч, бакчасына кош очып килгәнен сөйләде...
Видео: Фәгыйлә Шакирова
#татмедиа #винераганеева #кош
Шагыйрь Рәдиф Гаташ шигырь укый
Чүлмәктә пешкән балык. «Русская усадьба» рестораны шеф-повары Евгений Луканов әзерли.
«Сөембикә» журналының март саны әзерләнә. «Ачыктан-ачык» сәхифәсенең кунагы - Гүзәл Хилавиева.
видео: Фагыйлә Шакирова
#сөембикәжурналы #язмышлар
Люция Җәлилова: «11 яшьтә миңа әйттеләр синең әтиең Муса Җәлил дип»
«Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» исемле бөтенроссия фәнни конференциясенә багышланган матбугат очрашуында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең олы кызы Люция Җәлилова да катнашты. Ул журналистлар сорауларына җавап бирде.
Фәгыйлә Шакирова видеосы.
#МусаҖәлил_120 #ЛюцияҖәлилова #Татмедиа
﹥ Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ:
📹 Елкы ите белән тары кыстыбые
23 февраль бәйрәмендә ир-егетләребезне, «Алан-аш» ресторанының шеф-повары Миннәхәт Хәсәнов өйрәткәнчә, мичтә пешкән елкы ите белән сыйлыйк әле.
Кирәк
елкы итенең ваклап чабылган кабырга өлеше (бер кешегә 250 г чамасы)
1 зур кишер
1 баш суган
2 аш кашыгы үсемлек мае
тоз-борыч.
Кыстыбый өчен
камыр басарга 200 г он
50 г су
1 чәй кашыгы үсемлек мае
кашык очында тоз
эчлеккә 150 г тары ярмасы
200 мл су
150 мл сөт
50 г атланмай, тоз
Эш барышы
Видео: Лилия Гәрәева
#Аш_су #Саклапкуй #Татмедиа
Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче Салават белән Сәрия Сәүбәновлар югалган чишмәгә яңа гомер биргән. Бу изге эш - аларның вакытсыз вафат булган уллары Булат истәлегенә багышланган.
Бәйрәкә авылына илтә торган юлда, тау итәгендә урнашкан бу чишмә еллар буе ташландык хәлдә яткан, кайчандыр монда су акканын улагы гына искәртеп торган. 2012 елда улларын югалтканнан соң, Сәүбәновлар гаиләсе чишмәне торгызу эшенә алынган. Бу эштә туганнары, дуслары да ярдәм күрсәткән.
Яңадан торгызылган чишмәгә «Булат» исеме бирелгән. Ул «Югалган чишмәләр» бәйгесендә I урынга лаек булган.
Изге гамәл, якты истәлек, киләчәк буыннарга мирас.
#БулатЧишмәсе #ИзгеЭш #ЮгалганЧишмәләр #Истәлек #Урыссу #Ютазы
Егет белән кыз арасынагы дуслык мәхәббәткә китерә аламы? Гөлсирин һәм Азат Абитовлар өйләнешер алдыннан ике ел дус булып йөргән, кыз егетне хәтта башкалар белән таныштырырга теләгән. Кәләшлеккә «кандидатлар»
арасында - Ришат Төхвәтуллинның хатыны- Алия Карачурина да булган. Ләкин язмыштан узмыш юк, Аллаһы Тәгаләгә Гөлсиреннең үзенә Азатның тормыш иптәше булырга насыйп иткән.
Фәгыйлә Шакирова видеосы.
#сөембикәжурналы #мәхәббәт #гаилә
«Яңа елда беренче премьера – Чыңгыз Айтматовның «Ал яулыклы язмышым», – ди Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров Һәм киләсе елга иҗади планнары белән бүлешә.
Чулпан Галиәхмәтова видеосы.
Рәхилә Низаметдинова – Балтач районы Борбаш авылында туып-үскән. Алар ягында ашларга элек-электән җимешле дөге бәлеше пешергәннәр. Һәм ул бәлешнең тышын гел калын итеп ясаганнар.
Юкка гына түгел.
Рәхилә ханым шуның серен ача.
2745 данә тактик носилка (җыелганы белән бергә – 5977), 3833 подсумка, госпиталь өчен 2269 эчке кием, 625 җөйсез күлмәк, 1367 коры душ, җылы чыгармый торган 800 юрган, 500 дән артык мендәр, 343 маскировка ятьмәсе, дроннардан саклый торган 200 ятьмә, җылы костюмнар, башлык, чехоллар... Сания САФИУЛЛИНА җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме өч ел эчендә үз куллары белән тегеп, фронттагыларга һәм госпитальләргә тапшырган ярдәм бу.
Сания Кавиевна белән узган ел «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында танышып калган идем. «Өченче буын героинясы» дигән номинациядә катнашты ул. «2022 елның ноябрендә районыбызда беренчеләрдән булып нәкъ менә ул фронттагы егетләр өчен бик тә кирәк булган тактик носилкалар тегү инициативасын белдерде. Бу эшкә апаслыларны да җәлеп итте. «Көмеш волонтер»лар белән бергәләшеп, тегү цехы ачтылар», – дип сөйләделәр аның турында.
#Татмедиа #СВО
Айгөл САТТАРОВАдан куллама рецепты
Кирәк
Дүрт кешелек гаилә өчен:
400 г елкы ите
уртача зурлыктагы 1 кишер
1 баш суган
400 г токмач камыры
1-2 тармак тимьян
2 тырнак сарымсак
кызыл суган, микро-үлән.
Эш барышы
Итне, сөягеннән аерып, 30–40 граммлы шакмакларга турыйбыз.
Суганны ярым боҗралап, кишерне тәгәрмәчләп турыйбыз.
Иткә ваклап туралган сарымсак, тимьян яфрагы, тоз салып, 30–40 минутка маринадлыйбыз.
Табага аз гына үсемлек мае салып, суганны, кишерне, итне аерым-аерым кыздырабыз. Аннары барысын бергә кушып, ит күмелерлек кенә шулпа яки су өстибез һәм, капкачын каплап, томалап пешерәбез.
20 минутлап ял иткән камырны 1,5–2 мм калынлыгында җәябез.
Җәемне 2-3 см киңлегендәге тасмаларга теләбез. Һәр тасманы урталай бүлеп, рулет сыман төрәбез.
Әзерләнгән рулетларны ит өстенә тезеп, тагын 15–20 минут чамасы пешерәбез. Шулпасы кимесә, кайнар су өстибез.
Карагыз әле бу кыр тавыкларына!.. Кешедән дә, машиналардан да курыкмыйлар.
Видеоны укучыбыз Алсу Шакирова Әтнә-Чыпчык юлында төшереп алган.




