Теләчедә "Хәйрия үзәге" атнага өч көн - дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көндезге 12 кадәр эшли. Шул вакыт аралыгында үзеңә кирәкле, ошаган әйберләрне алырга һәм киемнәрне тапшырып китәргә мөмкин.
Килер алдыннан әлеге телефон номерларына шалтыратуыгыз сорала: 89393618456, 89178727927.
Үзәк элеккеге салым бинасында эш белән тәэмин итү үзәге эшләгән бүлмәдә урнашкан.
Йөкне район башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкләде. Йөк составына су җылыткычлар, радиаторлар, генераторлар, җиһазлар һәм инструментлар кергән. Шулай ук, биредә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр өчен дип тутырылган адреслы посылкалар, төзелеш материаллары, шулай ук техникалар да бар иде.
Ярдәмне әзерләүдә булышкан һәр кешегә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
#тюлячиинформ
#теләчеинформ
Матурлык яратучы, язга чыгуга өй тирәсен, ишегалдын чәчәкләргә күмүче райондашларыбыз бик күп. Шуларның берсе - Ачы авылыннан Әкълимә апа Кыямова. Безнең редакция уздыра торган бәйгеләрнең даими катнашучысы. Үзенең тынгысызлыгы, активлыгы нәтиҗәсендә ел саен җиңүчеләр рәтендә ул.
- Язны сагынып - сагынып көтеп алам. Көннәр җылынуга теплицага утырта башлыйм. Орлыкларны күбрәк үзем әзерлим. Күпъеллык чәчәкләрем дә күп. Чәчәкләрне бик яратам. Бик арган вакытларымда да, кыяр-суганнарга су сипмичә кала алам, чәчәкләремне калдырмыйм сусыз , - ди ул.
#татмедиа #теләче
Район хуҗалыклары урып - җыюны башлап җибәрде. Бүген көзге бодай һәм арыш суктыралар.
- Бүгенге көнгә 520 гектар мәйданнан 1650 тонна иген суктырылды. Игенчелэр алдына быел август аенда уракны тәмамларга дигән бурыч куелды,- дип хәбәр итте районның авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов.
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
Күңелләрдә иң якты истәлекләр калдырып, «Ура, авылга» проектының Олы Нырсы авылында сменасы ахырына якынлаша.
Көн болытлы булуга карамастан, һәркемнең күңеле кояштай балкыды. Милли җырлар, уеннар, тәмле сыйлар, яхшы кәеф һәммәсен көне буе сөендерде. Башкаладан блогтур кысаларында кунаклар да күп килде! Көн шәәәп узды!
Алда – кичке чара һәм берничә көндә бик якынга әйләнгән дуслар белән саубуллашу..
#татмедиа #теләче
#тюлячиинформ
Бүген кичке якта, "Киләчәк" яшьләр үзәгенең ял паркында, "Татарстанда җәй" проекты кысаларында, 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, арт - терапия элементлары белән бик матур чара булып узды.
-Рәсем ясый белмим бит, дип уйлап, куркып кына тотынган идем, була икән бит, бу һөнәремне үзем дә белми йөргәнмен. Талгын гына көй астында, кошлар сайравын тыңлап, рәсем ясап утыруы бик рәхәт икән ләбаса, белми дә йөргәнбез, ял иттек, тынычланып калдык, - дип таралышты чарага килүчеләр, яшьләр үзәге хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт әйтеп.
#татмедиа #тюлячиинформ
