Узган ялда Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге үзешчәнннәре "Дуслар җыелган җирдә җырсыз яшәү мөмкин түгел" дип исемләнгән концерт программасы белән Олы Мәтәскә мәдәният йортында чыгыш ясады.
#тюлячиинформ
НИЯЗ ХӘЙРУЛЛИН: "ЕГЕТЛӘР БИК ТЫРЫШЫП ЭШЛИЛӘР"
Без бу көннәрдә "Әхмәтова Г.Ф." крестьян - фермер хуҗалыгы басуларындагы эшнең торышы белән танышып кайттык. Биредә Айрат Шәкүров “Акрос” маркалы комбайн белән игеннәрне суктырып алу белән мәшгуль иде. Уңышны ындыр табагына ташып тору өчен бер Камаз машинасы беркетелгән. Басуда кайнашкан механизаторлар бер караңгыдан икенчесенә кадәр тырышып хезмәт итүче уңганнар.
- Бу көннәрдә 2025 ел урагының соңгы гектарларында эш бара. Егетләр бик тырышып эшли. Комбайнчы Шәкүров Айрат берүзе диярлек эшне башкарып чыкты. Икмәк ташучы Ильфат Гайнетдинов, бер көн дә калмыйча, икмәкне амбарга алып кайтып тора. Урып -җыю эшләре белән беррәттән салам төргәкләү, җир эшкәртү, көзге чәчү эшләре дә бар. Бар җирдә дә, булсын дип йөрүче егетләр эшли. Аларның барсына зур рәхмәт, - диде әлеге хуҗалыкның идарәчесе Нияз Хәйруллин.
#татмедиа #теләче #уңыш2025
#тюлячиинформ
Балалар сәнгать мәктәбенең "Чулпан" бию коллективы традицион халык уеннарының V төбәкара “Уен Фест” фестиваль-конкурсында катнашып җиңү яулады - Гран-Прига ия булды!
Бу нәтиҗәдә – талантлы остазлар: тәҗрибәле хореограф-укытучылар Зәринә Әхмәтова һәм Ландыш Трофимова, шулай ук мөгаллим-баянчы Ренат Мөхәммәтшинның тырышлыгы да бар. Алда команданы башкалабыз Мәскәүгә, конкурсның киләсе этабында катнашу өчен, сәфәр көтә.
"Чулпан" бию коллективына һәм аларның остазларына уңышлар телибез!
#уенфестконкурс2025
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
"Суслонгер... Күпме күз яше түгелде". Без бу сүзләрне әле дә бабалары яисә әтиләре сугышта булган апа - абыйлардан еш ишетәбез.
Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов сүзләренчә, Суслонгер уку лагере турындагы белешмәләр әлегә кадәр "Секретно" грифы астында саклана. Анда ниләр булганын бары тик солдатларның туганнарының хатларыннан гына белергә була. Төрле районнарда һәм төбәкләрдә яшәүче кешеләрнең сөйләүләре охшаш. Бүгенге көндә Суслонгерда һәлак булган 300 татарстанлының исемнәре ачыкланды. Ә чынлыкта алар күпме булгандыр, чамаларга гына мөмкин.
#татмедиа #теләче #җиңү80
#тюлячиинформ
Баландыш авылында быел да "Түгәрәк уен" фольклор бәйрәме узды. Милли йолаларны үз эченә алган бәйрәмдә күрше районнардан да фольклор коллективлар, гармунчылар катнаша. Чара моннан дүрт ел элек "Теләчеинформ" мәгьлүмат үзәге башлангычы белән үткәрелә башлаган иде. Бу бәйрәм менә икенче ел рәттән, "Түгәрәк уен + Блогерлар сабан туе" исеме астында үтә.
#татмедиа #теләче
#тюлячиинформ
Фәния Галимҗанова: “Мин яратам кул эшләрен, мин яратам, тегәргә, чигәргә, бәйләргә...”
Фәния ханымның Теләчедә үзенең студиясе бар. Биредә ул балалар белән остаханәләр уздыра. Осталыгы нәселдән килгәндер мөгаен, чөнки әтисе дә, әнисе белән ике як әбисе дә кул эше остасы була. “Белмәгән эше юк”, – ди дуслары аның турында. Студиясендә аның кул эшләре әллә ничә бүлемгә бүленеп куелган, эшләнмәләр күз явын алып тора. Менә шундый матурлык тудырып Фәния ханым күңеленә тынычлык ала.
- Әти безнең агачтан урындыклар, бик матур атлар ясый иде, корзиннар үрә иде тал чыбыкларыннан. Әнием бик яхшы бәйләүче иде. Әби тегүче, ул миңа үзенең тегү машинасын калдырды бүләк итеп. Менә шулардан килгәндер дип уйлыйм кул эшенә осталыкны, - диде ул елмаеп.
#татмедиа #теләче
#тюлячиинформ
Үзәк бистәсендә яшәүче Сәгъдия апа Кадыйрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды
Аны гомер бәйрәме белән якыннары , район җитәкчеләре тәбрикләде. Биш бала үстергән, ачлыкны, ялангачлыкны татыган, гомерен хезмәттә үткәргән, алай гына да түгел, ятимнәргә ана җылысын биреп тормышта урын табарга ярдәм иткән ул.
Эльмира Котдусова.
#тюлячиинформ
💥 Һәркемнең бәхетле буласы килә һәм моңа хакы да бар. Тик бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Һәркем үзенчә хаклыдыр да. Минемчә, үз яныңдагыларны, әйләнә-тирәдәгеләреңне бәхетле итә, гомер юлыңны үкенечләрсез үтә алсаң гына чын бәхетнең тәмен тату насыйп буладыр.
💥💥 Район үзәк хастаханәсендә дә шундый бәхетле ханым эшли. Йөзеннән үк шәфкать нуры сибелеп торган Сиренә апа Гатиятова – кырык елдан артык инде кешеләрне дәвалый.
#татмедиа #теләче
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
До конца августа в Татарстане продлили набор на военную службу
по контракту для специалистов по беспилотным летательным аппаратам. Это
возможность стать профессиональным «дроноводом» и получить единовременно
3,1 миллиона рублей. Набор идет в отделения дальнего и ближнего
действия, а также управления БПЛА коптерного типа и FPV-дронов.
Новобранцы будут работать с такими современными дронами, как «Ланцет»,
«Орлан», «Элерон», «Герань». Тем, кто хочет стать «дроноводом», сначала
предложат обучение — для этого сформированы специальные учебные группы.
Управление разными аппаратами имеет свои особенности. Например, для
FPV-дронов нужно использовать вестибулярный аппарат — управлять ими
можно только в очках виртуальной реальности. Желающих освоить управление
беспилотниками и подписать контракт с Минобороны РФ ждут до конца
августа, так как набор ограничен — всего до 50 человек.
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ




