Дусай авылында обелиск ачылды
Дусай авылыннан Бөек Ватан сугышына 91 ир-егет китә. Аларның иллесе туган якларына әйләнеп кайта алмый. Исән кайткан ветераннарның бүген барысы да мәрхүмнәр. Дусайлылар батыр якташлары хөрмәтенә ясаган обелискка аларның барысының да исеме кертелгән. Обелискны төзү өчен авылның һәр кешесе үзеннән өлеш керткән. Чарага килгән район башлыгы Альберт Хуҗин дусайлыларга изге эшләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.