Җомга вәгазе. Корбан чалу.
Без корбан чалганда шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Бу хакта Аллаһы Раббыбыз Коръәндә Үзе әйтә: «Аларның (корбанга чалынган хайваннарның) ите дә, каны да Аллаһка түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә». («Хаҗ», 22:37) Тәкъва булган, Аллаһны чын күңелдән сөйгән кеше, корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, гаиләсен, килгән кунакларын һәм күршеләрен, фәкыйрьләрне һәм мескеннәрне хөрмәт итә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кыл Коръәни-Кәримдә әйтелгән: «Әй иман китергән кешеләр, гөнаһ эшләп, Аллаһ каршысында җавап бирүдән куркыгыз. Аңа якынлашырга юллар эзләгез, Аның юлында Җиһад кылыгыз (тырышыгыз): бәхеткә ирешерсез». («Мәидә /Табын/», 5:35)#вагаз #единобожие #хутба #islam #корбан
Название:
Җомга вәгазе. Корбан чалу.
Категория:
Религия