Shorts
- Начальник Госавтоинспекции Апастовского района Румбик Гараев дал интервью изданию «Апастово-информ». Основной темой выступления стала профилактика дорожно-транспортных происшествий с участием пешеходов. Также начальник ГАИ рассказал о важности использования световозвращающих элементов в период сокращения светового дня.
- “Киң күңелле, олы йөрәкле һәм балаларны ихлас күңелдән яраткан кеше генә тәрбияче булып эшли ала”, - ди “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гайфуллина. Ул 40 ел гомерен сабыйлар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары салуга багышлаган.
- Видео: Гөлнара Сөнгатуллина
- Махсус хәрби операция ветераны Раил Хәеров киләчәк өчен үз тавышын бирде 🤲 Раил Хәеров дусларын искә алды, һәркемгә тыныч тормыш теләде. Заготзерно бистәсендә яшәүче махсус хәрби операция ветераны Раиль Хәеров Каратун мәдәният йортында урнашкан 906нчы номерлы сайлау участогына килеп, үз тавышын калдырды. “Дөньялар тыныч булсын, яу кырындагы дусларым исән-имин туган җирләренә кайтсыннар”, - диде Раил Хәеров. Заготзерно бистәсендә яшәүче Раил Хәеров махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән бирле Ил иминлеге сагында булды. Мобилизациянең икенче төркеме белән үк тынычлык сагына басты, ирекле батальонның штурм группасы командиры булып хезмәт итте. Раил Хәеров намуслы хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатларына һәм “Хәрби батырлыгы өчен”, Суворов медальләренә лаек булды. Бүгенге көндә махсус хәрби операция эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе булып эшли.
- Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлау участогы эшчәнлеге белән танышты, комиссия әгъзалары белән аралашты. «Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтән район буенча 50сайлау участогында эш башланды. Шунысы шатландыра: Апас халкы һәрвакыт сайлауларда актив катнаша. Сайлау участокларында эшләүчеләргә зур рәхмәт. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар – бик мөһим. Без киләчәгебезне сайлыйбыз. Республикада да, районда да күп эшләр эшләнә, - дип белдерде район башлыгы. Тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Сайлаулар районда да зур оешканлык белән уза. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.
- Биредә авылдашлар мәчеттә әзерләнгән мул сыйлы табыннар артында очрашты, күреште, аралашты. Пәйгамбәребез турында эчтәлекле чыгышлар тыңлады. Бәйрәмдә коръән аятьләре, догалар укылды, салаватлар әйтелде, вәгазьләр сөйләнде. Иң сөенечлесе шул: дини чарада балалар да катнашты. Фото, видео: Гөлназ Вәлиева
- Эшләре апрель аенда башланып киткән иде. Бина “Авыл клубларын төзекләндерү” республика программасы нигезендә төзекләнде. #татмедиа
- Олы Болгаер авылы мәчетендә, читтә яшәүче авылдашлары ярдәме белән, Мәүлид мәҗлесе узды. Бу мәҗлестә район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигьмәтҗанов, Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева да катнашты. Мәҗлестә вәгазьләр тыңланды, салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр яңгырады. Мул табыннар әзерләнеп, апа-абыйлар тәмле сыйлардан авыз итте. -Авылыбызның читтә яшәүче ул-кызлары изге эш башкара. Алар авыл тормышы белән янып яши, ярдәм итә. Үткәргән мәҗлесебез, укыган догаларыбыз кабул булсын. Махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин, җиңү белән кайтсын”, - ди Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.
- Татар Черкене авылыннан Илнур Әминов 2022нче елда мобилизациягә эләгә. Инде менә дүрт ел ул махсус хәрби операциядә катнаша. Туган ил иминлеге өчен күп көч куя. Авыр чакта һәрвакыт сугышчан дусларына ярдәм кулын суза. Туган җиренә, халкына батырлык үрнәге күрсәтә. Видео: Гөлназ Вәлиева #Татмедиа
