Shorts
- ❤️ ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Республика районнары, шәһәрләренең барлык ЗАГС бүлекләре ярдәмендә "Гаилә атнасы" кысаларында үткәрелүче 8 июль –Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбызның ике гаиләсе медаль белән бүләкләнде. ❤️ Быел “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә Туктар авылыннан Сания һәм Ризван Исхаковлар лаек булды. Тормыш сукмагыннан гел янәшә атлап, матур картлыкка килеп җиткән күркәм парларны муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитет аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов, ЗАГС бүлеге начальнигы Миләүшә Вакказова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов, тәбрикләп, матур тормыш үрнәге күрсәткәннәре һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. 📹 Видео: Алсу Ибраһимова
- ▫️Ягъкуб Тимеров – Саба аграр көллиятен кызыл диплом белән тәмамлаган Кукмара районы Аш-буҗи авылы егете. ▫️Автомеханик белгечлеге алган Ягъкуб көллияттә укыган елларын сагынып искә алачагын яшерми. 📹 Видеода карагыз☝🏼
- Югары Симет урта мәктәбе укучысы Мәдинә Талипова химиядән БДИны 100 баллга тапшырган.
- 💥Районның мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр...Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова һәм район башлыгы Рәис Миннеханов тәбрикләде. #Татмедиа #Сабатаңнары
- Сабалылар иминлеге сагында торалар... 27 мартта Росгвардия хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен –Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көнен билгеләп үтәләр. 25 ел хезмәт стажы булган Айзат Шәймәрданов та үз эшенең остасы. Тулырак видеомизгелләрдә.. #Татмедиа #Сабатаңнары
- 🏓Байлар Сабасының "Саба -арена" спорт мәктәбендә 21 мартта РФ Спорт министрлыгы календаренә кертелгән Нургали Миннеханов истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча халыкара һәм XXIV Ачык республика шәхси‑команда ярышлары узды. Ачылышта Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Татарстан рәисе Рөстәм Миннеханов һәм район башлыгы Рәис Миннеханов катнашты. Турнирда алты илдән, Россиянең 14 төбәгеннән, Татарстанның 40 районыннан һәм шәһәреннән барлыгы 262 уенчы килде. #Сабатаңнары #Татмедиа
