18 Хыял – безнең канат
Һәр эшнең башы – хыял. Хыялны матурлык тудыра. Кеше күк йөзенә сибелгән алмаз бөртекләредәй ялтыраучы йолдызларга сокланып карый да, очу турында хыяллана. Серле галәм аның бөтен уйларын били, билгесезлек үзенә тарта. Юлларда тәгәрәүче гади тәгәрмәчтән алып галәмгә очучы ракетага кадәр – бары да кешенең хыял һәм акыл җимешләре. (Фәнис Яруллин) Күктәге кошлар – кешеләрнең җаны түгел, хыялларыдыр алар…Кеше, дөнья ваклыкларына чумып, хыялын онытса, ул, аны ташлап, кош кыяфәтендә күккә очадыр. (Разил Вәлиев) Киләчәккә хатлар барсын, хаталар бармасын. (Шәүкәт Галиев) Бөтен нәрсәне югалткан очракта да, бернәрсә һәрвакыт кала – киләчәк. Киләчәк өметтән дә өстенрәк. Ул хыял белән янәшә. (Галимҗан Гыйльманов) ******************************************************************************************* Материаллар: Мәҗлиси, Ризаэддин Фәхреддин, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев,Акъегет, Марс Шабаев, Туфан Миңнуллин, Вакыйф Нуруллин, Нури Арсланов, Суфиян Поварисов, Гариф Ахунов, Миргазиян Юныс, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Шәүкәт Галиев, Флүс Латыйфи, Галимҗан Гыйльманов, Нурулла Гариф, Хәбир Ибраһим, Рәзил Вәлиев, Нәҗибә Сафина, Нәбирә Гыйматдинова, Рафаэль Сибат, Харрас Әюп, Рашат Низамиев, Мөхәммәт Мирза, Фәнис Яруллинның фәһемле фикерләре – «Дөньяда сүзем калыр» җыентыгы Шигырьләр: Лена Шагыйрьҗан «Хыял һәм теләк» Лениза Вәлиева « Хыял – диңгез. Йөзим әле…» Галимҗан Гыйльманов «Хыялым» Шәмсия Җиһангирова «Озын халат киеп… икенче каттан…» Равил Фәйзуллин «Хыял» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Бер өмет яшәтә кешене» Гөлнара Хасанова «Хыялларым» Динә Вәлиева «Хыял» Гәбделфәт Сафин «Өмет» Вәсилә Фаттахова «Хыял канаты» Әдилә Хабибуллина Фон: Mehdi - First Day of Spring