Журнал "Магариф"
Иконка канала Журнал "Магариф"

Журнал "Магариф"

2
просмотра
📚 ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин рус теленнән бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча республикада зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Ул ассызыклап үткәнчә, укучылар һәм педагоглар өчен төрле семинарлар, вебинарлар оештырылган, имтихан биремнәрен җентекләп өйрәнүгә аерым игътибар бирелгән. @magarifgaile
1
просмотр
Татарстан тарихы буенча фән олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе — Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе укучусы Алинә Гадельшина! Алинә сүзләренчә, тарих фәненә кызыксыну аның укытучысы дәресләрендә уянган. Бигрәк тә ул тарихи урыннарны өйрәнергә ярата, төрле чорлар белән бәйле истәлекле урыннар турында күбрәк белергә омтыла. Олимпиада призеры киләчәктә тормышын юридик өлкә белән бәйләргә тели. Аның фикеренчә, тарихны белү хокук өлкәсендә дә мөһим роль уйный.
3
просмотра
🪶 Ихтыяр Кыямов – «Яңа исем» проекты өченче сезонының Гран-при иясе. «Иҗат минем өчен ул – эчеңдә кайнаган уй-фикерләрне, хис-тойгыларны киң җәмәгатьчелеккә, татар китап сөючеләренә җиткерү мөмкинлеге», – дип ассызыклап үтте. @magarifgaile
3
просмотра
🔖Безнең журналларга түбәндәге ысуллар белән язылырга мөмкин: — «Татарстан почтасы»ның теләсә кайсы бүлекчәсендә; —Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль порталында; — «Мәгариф» журналы сайты аша; — Альтернатив рәвештә редакциядә. @magarifgaile
6
просмотров
#редакцияхәлләре Журналистлар эш белән бәйле сорауларга җавап бирә. Рубрикабыз ошаса «❤️» куегыз @magarifgaile
4
просмотра
Зөлфәт Зиннуров: «Балаларны ачулансам да, сәбәбен бергәләп аңлашабыз». Зиннуровларның гаилә моделенә кагылышлы кайбер сорауларны ачыкладык. Игътибар видеога! ⬆️ P.S.Бу хакта «Гаилә һәм мәктәп»нең май саныннан укый аласыз. ✨Журналист: Ләйсән Низамова
9
просмотров
📚 Югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Рамил Ханнанов фикеренчә, «Мәгариф» журналы еллар дәвамында укытучылар өчен ышанычлы терәк булып хезмәт итә. Мөгаллим ассызыклаганча, укытучы һөнәре – катлаулы һәм зур җаваплылык таләп итүче эш. Шуңа күрә уңышка ирешүнең төп шарты – бердәмлек, үзара ярдәм һәм даими киңәшләшеп эшләү. Килешәсезме? @magarifgaile
8
просмотров
"Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дигән мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, белгечләр әйтүенчә, бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор җиде яшькә кадәр. Әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шул вакытта салына, ә тормыш өчен мөһим хисләр биш яшь тулганчы формалаша. Телне өйрәнү, сәләтләрне үстерү өчен дә, бу иң кулай вакыт. Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без балалар бакчасыннан алып сала башларга тиешбез. Иң беренче эш гаиләдә башланса, тәрбиячеләр аны дәвам итә һәм тагын да үстерергә бурычлы. "Мәгърифәт нуры" тапшыруының чираттагы чыгарылышы да нәкъ менә мәктәпкәчә тәрбия һәм шушы өлкәгә кагылышлы сорауларга багышланыр. Кунагыбыз – Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесенең төп киңәшчесе Чулпан Хәйдәр кызы Галәвиева. 🔗 Тапшыру | vk.ru @magarifgaile
2
просмотра
Тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марина Имашева Әстерханда татарларының кыргыз һәм казах мөселманнарына ничек белем бирүе хакында сөйләде.
2
просмотра
Философия фәннәре кандидаты, Мәскәү ислам институтының Муса Бигиев мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе Айдар Хәйретдинов конференциядә катнашучылар алдында Муса Бигиев хезмәтләрен өйрәнү турында сөйләде.
3
просмотра
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Каюм Насыйри институтының Ульяновскидагы бүлекчәсе методисты Рамилә Сафина: «форум тәҗрибә алу һәм уртаклашу мәйданы».
6
просмотров
Раилә Хәялиева: «Гаилә һәм мәктәп» журналы бер кичтә генә ачып, укып бетерә торган басма түгел, минемчә. Ә сезгә журналны укып бетерер өчен күпме вакыт кирәк?💫 @murkiyam @magarifgaile
3
просмотра
🚀 Быел кешенең беренче тапкыр космоска очуына 65 ел тулды. Шул уңайдан Арча районы Яңа Кенәр авылында очучы-космонавтлар, Россия Федерациясе Геройлары Александр Калери һәм Юрий Усачёв; Россиянең баш космик баллистигы, техник фәннәр докторы, Бауман исемендәге МГТУ профессоры Рафаил Мортазин белән очрашу узды.
3
просмотра
🏫 Казандагы 179 нчы гимназиянең физика укытучысы Маргарита Арешина әлеге форумда катнаша. Ул бирегә физика укытуда кулланыла торган заманча инструментлар белән танышу, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханына нәтиҗәле әзерләнү өчен нинди платформалардан файдаланып булуын ачыклау максаты белән килгән. Лилия Хисмәтова видеолары
8
просмотров
«Учи.ру» платформасы белгече «ИнноХаб: белем үзгәртә» форумы кысаларында әлеге цифрлы сервис мөмкинлекләре турында сөйләде📃 Спикер билгеләп үткәнчә, әлеге сервис заманча цифрлы белем бирү мохите формалаштыруга ярдәм итә һәм олимпиадаларга әзерлек процессында да нәтиҗәле инструмент та.