Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
Иконка канала Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы

Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы

6 подписчиков

109
просмотров
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты бу көннәрдә яңа сезонын башлады. Быел аның урыны үзгәрде - Камал театрының яңа бинасы янәшәсендә. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә башлана. Быел ул алтынчы тапкыр халыкны үзенә җыя. Видео: Фәгыйлә Шакирова
96
просмотров
«Чистополь – фронту» волонтерлар оешмасы 2022 елнын 1 ноябрендә оеша. Бүген анда 20 меңнән артык кеше. Җитәкчеләре – Чулпан Сөләйманова. Лилия Гәрәева видеосы.
89
просмотров
«Татарча» печенье «Гусь» ресторанының су-шефы Анастасия ГАРИПОВАдан «татарча» печенье рецепты. Кирәк: 1 йомырка, 2 йомырка сарысы / 300 г атланмай / 150 г шикәр комы / 600 г он / 10 г камыр көпшәкләндергеч / 1 чәй кашыгы ванилин / 4-5 тамчы кызыл һәм яшел төстәге камыр буявы. Эш барышы: Тирән савытка бер йомырка һәм ике йомырка сарысы сытып, шикәр комы һәм ванилин салабыз. Шикәр комы эреп беткәнче туглыйбыз. Бүлмәдә торып йомшарган атланмайны шикәрле йомыркага кушабыз һәм үзара катнашканчы болгатабыз. Кирәк кадәр онны үлчәп алып, камыр көпшәкләндергеч белән катнаштырабыз. Онны аз-азлап кына куша барып, камыр басабыз. Ул башта таралып тора торган була. Камырны куна тактасына бушатып, һәр валчыгы бер йомарламга укмашканчы, озаклап басабыз. Камырны өчкә бүләбез. Бер өлеше ак килеш кала, ә калган ике өлешнең берсен – кызыл, икенчесен яшел төскә буйыйбыз. Камырның уртасын чокырлап, буяуны шунда салырга кирәк. Кызыл төсне вак угычтан уылган чи чөгендер, ә яшел төсне төелгән пестә (фисташка) чикләвеге белән дә кертергә була. Камырны ярты сәгатькә суыткычка куеп торганнан соң, һәр өлешне аерым-аерым 1 см калынлыгында җәябез. Җәемнәрне төрле формаларда кисәбез. Без милли бизәкләр рәвешендә кистек. Печеньеларны пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп, 10 минутка 180 градуслы мичкә куябыз. Мичтән алганда алар бераз йомшаграк булыр, эчтәге кайнары белән тагын бераз пешәләр әле. Мичтә кетердәгәнче тотарга кирәкми. Чәйләрегез тәмле, җәйләрегез ямьле булсын! Лилия Гәрәева видеосы
190
просмотров
Бүген «Татмедиа» бинасы янында «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлашу мәрасиме узды. Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Һөнәри эшчәнлеге елларында Радик Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат» электрон газетасында эшли. 2014 елда ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән бүгенге көнгә кадәр «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире була. 🎥Фәгыйлә Шакирова
125
просмотров
Пенза якларында пешерелә торган кайнар бәлеш рецепты Кирәк камыр өчен ярты пакет «ряженка» 100 грамм сыек май 1 йомырка тәменчә тоз камырны кызартыр өчен генә бераз сода Камырны ләкшә камыры кебек басабыз: каты кирәкми, әмма форманы тотарга тиеш. Бәлешнең астын калынрак, ә өстен юкарак ясыйбыз. Астагы камыр таба читеннән төшебрәк торсын – аның артыгын уклау белән өзеп төшерәбез. Бәлешнең өстен җәймичә, эчлекне салмый торыгыз – юешләтмәсен. Эчлек өчен 700 грамм эремчек 200 грамм каймак яки сөт өсте (кибетнекен дә кулланырга мөмкин) 250 грамм эреткән сыер мае 8 йомырка 2 стакан бүрттерелгән дөге тәменчә тоз шикәр комы кирәк. Барысын бергә бутап, табага салабыз һәм 40 минутка мичкә куябыз. Табынга кайнар килеш кисеп чыгарабыз...
57
просмотров
Тиздән республикабыз район һәм авылларында Сабан туе. Ә бу атнада Сабан туена бүләк җыялар. Сезнең якларда да яшиме әле бу матур йола? Видеода Арча районы Кышкар авылында Сабан туена бүләк җыю мизгеле. Лилия Гәрәева видеосы.
20
просмотров
Кемнәр корбан чалырга тиеш? Быел корбан чалу өчен нисаб күләме турында Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркәтибе, Казан шәһәре казые Булат Мөбарәков. Видео: Чулпан Галиәхмәтова
62
просмотра
Кичә Казанда Татарстан Матбугаты көне гөрләп узды Журналистларның һөнәри бәйрәме уңаеннан «Татмедиа» бинасы каршындагы мәйданда массакүләм мәгълүмат чараларының традицион бәйрәме - «СМИшная улица» гөрләде. «Сөембикә» журналы бу чарада катнашты, язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. 🎥Фәгыйлә Шакирова
79
просмотров
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2026 XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында «Изге Болгар җыены» узды. Бу чарада Республика җитәкчелеге, төрле илләрдән килгән дин әһелләре, мәртәбәле кунаклар катнашты. Мөселманнар изге җирдә Аллаһы Тәгаләдән мәгъфирәт һәм рәхмәтләр сорап, эчтәлекле вәгазьләр тыңлап, тәүбә намазы укыды.
10
просмотров
Луселия Сантос – «Рабыня Изаура» телесериалында төп рольне башкаручы. Ул бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» халыкара икътисадый форум кысаларында ачылган «Хатын-кыз карашы» трегының эшендә катнашты. Бу трек дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырыла. Луселия журналистлар белән аралашканда бүгенге көндә кино һәм театрда эшләве турында сөйләде. Шулай ук ул инде ун елдан артык Амазонка урманнарын яклау белән шөгыльләнә икән. Хатын-кызларның тигез хокуклары мәсьәләсенең актуальлеген әйтеп үтте. Луселия Казанда беренче мәртәбә. Казан аны архитектура һәм матурлыгы белән гаҗәпләндергән. Иҗади планнарга килгәндә, Россия хатын-кызлары турында фильм төшерергә хыялланганын сөйләде. Көтәбез😉 Видео: Чулпан Галиәхмәтова
7
просмотров
«Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» халыкара икътисадый форум кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. Берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, дөньяның 22 иленнән кунаклар килгән. Быелгы трек ясалма интеллект мәсьәләләренә, замана чакыруларын һәм интеграцияләрне исәпкә алып, яңа икътисадый траекторияләргә багышланган. Видео: Чулпан Галиәхмәтова
8
просмотров
Язучы, публицист һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның туганнан туганы Касыйм мулланың кызы – фельдшер-акушер Сайбә Касыймова сугыш һәм аннан соңгы елларда Әлмәт районының Елховой авылында медпункт җитәкчесе булып эшли. Ул хезмәт иткән чорда балалар үлеме бетә, трахома чигенә. Табибә 1966 елда Ленин ордены белән бүләкләнгән, аңа күп медальләр тапшырылган, «СССРның Санитар оборона отличнигы» исемен алган, РСФСРның Сәламәтлек саклау министрлыгы Кызыл хач смотры җиңүчесе булып танылган, исеме Әлмәт шәһәренең Мактау китабына кертелгән.
9
просмотров
Кирәк (ризыклар бер порция өчен) 180 г фарш / 3 г паприка / 30 мл су / 1 г тоз һәм 0,5 г борыч / 15 г сыр / 150 г вешенка гөмбәсе / 20 г атланмай / 50 г тирияки соусы / 20 г соя соусы / 2 пак-чой салаты / 3 тармак тимьян (мәҗбүри түгел) / 1 тырнак сарымсак. Соус өчен 100 г гранат суы / 1 тармак тимьян / 1 аш кашыгы демиглас порошогы. Эш барышы: фаршка тоз-борыч, паприка, аз гына салкын су салып, барысын да яхшылап катнаштырабыз. Ит майлырак булса, су кушмаска да мөмкин. Ит ябышмасын өчен, тактаны су белән чылатып, фаршны кабат-кабат тактага бәрәбез. Болай эшләү аны үзләндерә. Әзер фарштан бифштекслар әвәлибез. Табага үсемлек мае тамызып, бер тырнак сарымсак белән бер тармак тимьянны салабыз. Майга тәмнәре чыккач, аларны алып, шул ук майда бифштексның һәр ягын икешәр минут кыздырабыз. Бифштексларны мич калаена күчереп, 20 минутка 180 градуслы мичкә куябыз. Таяк белән баскач, үтә күренмәле сүле чыкса, димәк, әзер. Пешеп чыгарга 2 минут кала, ит өстенә 15 г телемле сыр куябыз. Чиста табада 20 г атланмай эретеп, бер тармак тимьян кыздырабыз. Аны алып куеп, гөмбәләрне салабыз. 7–10 минуттан тирияки һәм соя соусы өстәп, тагын аз гына кыздырабыз да уттан алабыз. Бифштекс янына бирергә соус әзерлибез. Иң элек демиглас порошогын су белән сыеклыйбыз. Демиглас урынына коры бульон шакмагы алырга да була. Ләкин аның тәме кайтышрак. Табада 1 стакан гранат суын кайнатып чыгарып, бер тармак тимьян салабыз. Гранат суы бераз кимегәч, демиглас соусын кушып, 1-2 минут куерганын көтәбез. Пак-чой салатын буйга урталай ярып, атланмайда һәр ягын да өчәр минут кызарганчы кыздырабыз. Тәм өчен майга шулай ук тимьян салырга мөмкин. Пак-чойны шпинатка алыштырырга була. Бифштексны табынга кайнар килеш, янына гөмбә белән пай-чойны куеп һәм соус белән бизәп чыгарабыз.
51
просмотр
– Егетләребезне бер күреп кайткач, күңел гел шунда тартып тора. Алар бит үзләре дә көтәләр. Әле менә барырга тиеш идем, эштән китәргә мөмкинлек булмады. Аларның да, минем дә кәеф төште инде. Әмма мин әле анда барачакмын... «Болгар радиосы» алып баручысы, ТНВ каналында халык яратып караган бик күп сериалларны тавышлыландырган Дилбәр ФӘИЗнең махсус хәрби операциядә беркеме юк, әмма беренче көннән үк ул шунда талпына. Ничек тә барып ярдәм итәсе, егетләрнең рухларын күтәрәсе килә аның. Видео: Чулпан Гәлиәхмәтова
9
просмотров
Гөлнара Тимерҗанова яңа тормыш башларга әзер. Җырчы тормышында яңа ир-егет пәйдә булган. Ул бу турыда Казанда узган концертында «Сөембикә» журналы хезмәткәренә белдерде. 🎥Фәгыйлә Шакирова #сөембикәжурналы #татмедиа #гөлнаратимерҗанова
7
просмотров
Тукай белән очрашу – 3 Арча районы Яңа Кырлай авылы. Сәгъди абзый йорты. Видео: Лилия Гәрәева #Тукай_140 #Татмедиа